Статистик мәгълүматларга караганда, 16 нчы сентябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15140 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 7 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,74% тәшкил итә.
Хисап атнасы барышында исә 782 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 366 сыхезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 119 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 15 меңнән артыграк эшсез катлам гына туры килә.