Без бер ил – без бер халык!

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

18-21 сентябрьдә “Без бер ил - без бер халык” дигән форум уза. Башкалабыз Казанда узучы әлеге чара экстремизм һәм терроризм очракларын булдырмау максатыннан оештырыла.


Проектта Татарстан республикасының балалар һәм яшьләр оешмаларыннан йөздән артык кеше катнаша. Программада яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, эшче яшьләр, студентлар белән эшчәнлек каралган. Яшьләргә “Без бер ил – без бер халык” форумында экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш чаралары турында әтрафлы мәгълүмат бирелә. Шулай ук алар мәгариф командасы тренингларында катнаша, социаль проектлаштыру нигезе белән танышып, республикада үзләренең акцияләрен тормышка ашыра алачак.

20 сентябрьдә форум делегатлары Рус православ чиркәвенең Казан Епархиясе Александр Хохлов, Татарстан мөфтие урынбасары, социаль проектлар юнәлеше җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстанның Яшьләр һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин белән очраша.

21 сентябрьдә Казан мәйданнары - Бауман, Петербург урамнары, Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданчык, Горький исемендәге паркта яшьләр катнашында экстремизмга каршы төрле акцияләр узачак.

“Татарстанның иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасыннан хәбәр итүләренчә, форум эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер активистлары һәм лидерлары киң массаларга толерантлык һәм милләтара дуслык, тынычлык идеяләрен тарата торган чаралар оештырачак.

Мәгълүм булганча, “Без бер ил – без бер халык” дигән чара Татарстанда 2011 елдан бирле уза. Форум эшчәнлегендә 500дән артык яшь лидерлар һәм активистлар катнашырга өлгергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International