Җәйге Спартакиада

2014 елның 20 сентябре, шимбә

19 сентябрь көнне Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең III жәйге Спартакиадасының зона ярышларына старт бирелде. Биредә 9 районның муниципаль хезмәткәрләре ике көнгә сузылган бәйгедә мини-футбол, волейбол, җиңел атлетика, бадминтон, шахмат, баскетбол һәм өстәл теннисы буенча көчләрен сынаячаклар.

Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов спортчыларга уңышлар теләде һәм уеннарны ачык дип, игълан итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International