Утильләштерү: иске машинаны яңага алыштырып...

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән иске машиналарны утильләштерү турындагы программа 1 сентябрь көнне гамәлгә керде. Машина сату салоннары исә, шуны гына көткәндәй, клиентларына берсеннән-берсе мавыктыргычрак шартлар тәкъдим итә башлады. Чынлыкта исә, әлеге программадан файдалануның төгәл кагыйдәләре һаман да билгеле түгел икән.


Әлеге программаны кабул итү юкка түгел. Аның максаты – илнең машина базарындагы вәзгыятьне җайга салу, автомобильләр базасын яңарту. Өстәвенә, бу программаны кабул итүне сорап, Россия Хөкүмәтенә машина җитештерүче компанияләр үзләре үк мөрәҗәгать иткән икән, дигән сүзләр дә йөри. Алар бу гамәлләрен агымдагы елда илдә машина сатуның кимүе белән аңлата. Быел Россиядә машиналар сату 2013 ел белән чагыштырганда 25 процентка кимер дигән фаразлар да бар.

10 миллиард сум җитәме?

Ә хәзер программага җентекләбрәк тукталыйк. Аның нигезендә россиялеләр билгеле бер автосалонга килеп, иске машиналарын утильләштерүгә бирә ала. Яңа машина сатып алганда исә аларга яхшы гына ташлама ясыйлар. Шунысы мөһим, бу программа буенча бары тик үзебездә җитештерелгән машиналарны гына сатып алырга мөмкин. Исемлектә АвтоВАЗ, ГАЗ кебек маркалар белән беррәттән, KIA, Hyundai, Skoda, Renault һәм Ford автомобильләре дә булыр, дип көтелә. Нәкъ менә шушы модельләр белән эш итү отышлы булачак, дип белдерә экспертлар.

Кагыйдә буларак, башта автосалоннар иске автомобильләрне үз акчалары хисабына җыя. Ә машина җитештерү компанияләре исә аларга һәр айның эш нәтиҗәләре буенча тиешле күләмдә акча күчерә. Хәзерге вакытта бу программага АвтоВАЗ, КамАЗ, ГАЗ, Соллерс, Пежо-Ситроен, Фольксваген, Hyundai, Renault һәм КIA компанияләре кушылган инде.

Әлбәттә, бу эш Россия Хөкүмәте күзәтчелегендә башкарыла. Ел азагында исә дәүләт машина җитештерү заводларының әлеге программаны тормышка ашыруга киткән акчаларын капларга тиеш. Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу максатка барлыгы 10 миллиард сум күләмендә акча күчерергә ниятли. Бу акчаларны агымдагы елның декабрь аенда бүлеп бирәчәкләр.

Берәүгә - 40 мең, ә кемдер 350 меңгә өметләнә

Утильләштерү шартларына килгәндә, машинаның ким дигәндә 6 еллык булуы кирәк. Өстәвенә, аның барлык запас частьләре дә үз урынында булырга тиеш. Әгәр дә автомобиль әлеге таләпләргә җавап бирә икән, аны автосалонга алып килеп кую да җитә. Шулай булганда, иске “тимер ат” хуҗасына яңа машинаны 40 мең сум күләмендә ташлама белән тәкъдим итәчәкләр.

Иске автомобильне утильләштерүнең башка юлы да бар – бу эшкә машина хуҗасы үзе алына. Нәтиҗәдә, автосалонда аңа яңа машина алу өчен 50 мең сум күләмендә сертификат тапшыралар.



Әгәр дә сезнең машина утильләштерү программасына эләкми икән, аны шулай ук яңа автомобильгә алыштырырга мөмкин. Бу очракта инде автосалоннар “трейд-ин” схемасы буенча эш итә. Автосалондагы махсус экспертлар сезнең машинаның ничә сум торуын бәяли. Әгәр дә сез шул сумма белән килешсәгез, алар автомобильне алып кала, ә сезгә иске машинагызның бәясе күләмендә ташлама ясый.

Тагын бер яңалык – яңа программа нигезендә, башка төр транспортны да утильләштерергә мөмкин. Мәсәлән, кечкенә автобуслар, 2,91-8,2 тонналы йөк автомобильләре һәм халык телендә “внедорожник” дип йөртелә торган машиналарын яңартырга теләүчеләр 350 мең сум күләмендәге ташламага өметләнә ала.

Сертификатлар саны чикле

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда эшләп килүче автосалоннарның рәсми сайтлары халыкны утильләштерү программасы буенча машиналарын яңартырга өнди башлады инде. Кагыйдә буларак, алар бу хезмәтне акция буларак тәкъдим итә. Ә иң кызыгы, аның шартлары һәр автосалонда төрлечә.

- Әлеге акциянең кагыйдәләре бик гади. Иң мөһиме, сезгә безнең автосалонга килеп, күңелегезгә хуш килгән автомобильне сайларга кирәк. Без аңарга махсус бронь куябыз, шунда ук “утильләштерү” дигән тамга да сугыла. Кызганычка, без әлегә утильләштерү процессының ничек тормышка ашырылачагын төгәл белмибез. Дөресрәге, әлегә безгә иске автомобильләрне кабул итү кагыйдәләре турында хәбәр итмәделәр, - дип аңлаттылар безгә Казан автосалоннарының берсендә.

Әлеге салонның сату бүлеге хезмәткәре сүзләренә караганда, бу – сатып алучылар арасында билгеле бер чират системасын барлыкка китерә.

- Сертификатлар саны чикле, шуңа күрә без клиентларыбызга алдан ук бронь ясап куярга киңәш итәбез. Бу исә сезгә, утильләштерү программасының төгәл шартлары билгеле булганнан соң, броньланган сертификаттан файдалану өчен 100 процент гарантия бирә, - дип дәвам итте сүзен белгеч. Шунысы да бар, дәүләт программасы утильләштерүгә эләгә торган автомобильләргә ким дигәндә 6 “яшь” булырга тиеш дип билгеләсә дә, биредә исә машинага “иске” статусы бирелсен өчен, аның 10 еллык “тарихы” булуы шарт.

Халык кызыксына

Без Татарстанда аеруча популяр булган икенче бер автосалонга да шалтыраттык. Биредә исә безне машинаны утильләштерүгә алып китү өчен ярты көн вакыт та җитә, дип ышандырдылар.

- Машинагызны китерәсез дә, без тиешле документлар әзерлибез. Аннары исә утильләштерүгә биреп тә җибәрәбез. Шул рәвешле, ике көннән Казан урамнары буйлап өр-яңа машинада җилдерәчәксез, - дип аңлаттылар безгә автосалонда.

“Трейд-ин” программасының шартлары исә биредә шулай ук шактый мавыктыргыч. Аның кысаларында машинаның базардагы бәясен генә кайтарып калмыйлар, ә өстәмә рәвештә 40 мең сум күләмендә ташлама да ясыйлар.

Биредә хәбәр итүләренчә, татарстанлылар арасында әлеге программага кызыгучылар шактый икән. Программаның шартлары, аның үзенчәлекләре турында шалтыратып белешүчеләр көннән-көн арта, ди.

Россия Хөкүмәте исә утильләштерү программасы буенча машина сатып алучылар саны киләсе дүрт айда якынча 170 мең кешегә җитәр, дип планлаштыра. Әгәр дә проект уңай нәтиҗәләргә китерсә, ул 2015 елда да дәвам иттерелергә мөмкин, дип фаразлый белгечләр.

Хуш, “Москвич”...

Без иске машиналарны утильләштерү буенча дәүләт программасы турында татарстанлыларның үзләреннән дә сораштык. Кайбер кызыклы фикерләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Артур Галимов, юрист:
Бу программа турында ишеткән идем. Миңа калса, артык иске машиналары булган милекчеләр өчен бу менә дигән мөмкинлек: 20 меңлек автомобильне 40-50 мең сумга сатып җибәреп була, дигән сүз. Ә менә машиналары чагыштырмача яңа булганнарга исә программадан файдалану отышлы түгел, дип саныйм. Хәер, һәр автомобиль хуҗасы үз машинасының бәясен үзе беләдер.

Илдар Сөләйманов, шәхси эшмәкәр:
Әлеге программа турында ишетүгә үк төрле автосалоннар буйлап йөри башладым. Чөнки ишегалдымда сатып җибәрәсе ике машинам бар. Берсе – 1997 елгы “Москвич” булса, икенчесе – алтынчы модель “Жигули”. Күптән “сатам-сатам” дип йөрдем, һаман вакыт табылмады. Утильләштерү программасы исә миңа әлеге автомобильләр “ярдәмендә” якынча 100 мең сум акча эшләү мөмкинлеге бирә. Бу программаның үтәлеше төрле автосалонда төрлечә булу сәбәпле, хәзерге вакытта тәкъдимнәр арасыннан иң отышлысын эзлим.

Радик Галиев, икътисад белгече:
Билгеле булганча, бу программа шактый тиз кабул ителде. Халык аны тулысынча аңлап та бетерми бугай әле. Программаның асылына төшенгәнче үземә дә шактый тир түгәргә туры килде. Шулай да, аны шактый мавыктыргыч дияр идем. Бигрәк тә иске машиналары булганнар отачак. Ә менә “Трейд-ин” схемасыннан файдаланыр алдыннан аның шартларын яхшылап өйрәнергә киңәш итәм. Бәлки машинаны автосалонга тапшырганчы, үзеңә сатып җибәрү отышлырак булыр...

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International