20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион» -2014 республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча 153 укучы (һәрбер муниципаль районнан 3 укучы) җиңүче булып табылды. Алар ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.
Лаеш районыннан Сокуры урта мәктәбе укучылары: Бамутина Аделина – 7 нче класс, Шайхутдинов Ильяс – 7 нче класс, Данилова Ольга – 9 нчы класс җиңүче дип табылган.
Җиңүчеләрне ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов котлады.
Җиңүчеләр өчен бу көнне зур бәйрәм оештырылды: аларны төрле мастер-класслар, фәнни шоу, фристайл, аэрохоккей, x-box, теш пастасын әзерләү буенча мастер-класс һәм башка бик күп чаралар көтә.
Шулай ук кунаклар алдында "Балалар Евровидениесе 2013" бәйгесенең Россия милли туры җиңүчесе Даяна Кириллова чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, бәйге Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

