СӘЛАМӘТЛЕК КӨНЕ

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Лаешның 2 нче мәктәбендә Сәламәтлек көнеүтте, анда барлык укучылар катнашты.Педагоглар сыйныф сәгатьләрендә укучыларгасәламәтлекне саклау кирәклеге, спорт беләншөгыльләнү зарурлыгы, алкоголь һәм тәмәке тарту зыяны турында сөйләделәр.Ә аннан соң балалар спорт ярышларында һәм уеннарда катнаштылар. Яшел тасмалар акциянең символы булды,укучылар аны бер берсенең беләзегенәбәйләде. Көн азагында мәктәп ишегалдында биюфлеш-мобы булды.
 

Регина Нурмухаметова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International