Татарстаннан бер төркем мөселман хаҗ кылырга китте

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстаннан 220 кешедән торган беренче төркем Согуд Гәрабстанына очты. Озату тантанасы сәгать иртәнге  7 дә Казандагы "ДУМ РТ Хадж" хаҗ операторы үзәк офисы (Тукай ур., 3) янында узды.

Хаҗга баручыларга үз хәер-фатихасын бирергә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Аның сүзләренчә, быел биш ислам баскычының берсен үтәү, алдагы еллар белән чагыштырганда, катлаулырак булган. Чөнки, Мәккәдәге баш мәчетне реконструкцияләүгә бәйле рәвештә, Россия өчен квота 19 мең 400 кешегә калдырылган, Татарстанга шуның 1800 е эләккән. Моннан тыш, Согуд Гәрабстаны хаҗ миссиясе таләбе буенча, 5 ел буе хаҗ кылмаган кешеләр генә әлеге изге юлга чыга ала.

"Билгеле булганча, хаҗга баручыларның 30-40 процентын Мәккә белән Мәдинәдә берничә тапкыр булган, ягъни анда кабат баручылар тәшкил итә. Шуңа да квотаны тутыруга бәйле проблема туды. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, бу кыенлыклар артта калды. Аллаһы Боерса, Мөхәммәд пәйгамбәр әйткәнчә, мөселманнар Ватанга гөнаһлардан арынып әйләнеп кайтыр", -  диде ТР мөфтие.

Быелгы хаҗның үзенчәлеге шунда, анда баручылар бары татар ашлары белән генә тукланачак. Моның өчен һәр төркемгә өйрәтелгән пешекчеләр тәкъдим ителгән. Моннан тыш, узган елгы белән чагыштырган вакытта һәр төркемне озата баручы табиблар саны да 12дән 15 кә кадәр арттырылган. Кирәкле барлык дарулар да бушлай бирелә.

Изге урыннарга сәяхәтне "ТНВ" телеканалы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева яктыртачак. ул Мәккә белән Мәдинәгә репортер сыйфатында гына бармый, ул үзе дә хаҗ кылачак.

Традиция буенча, хаҗның кульминациясе Корбан гаете булачак. Аннары хаҗиларны Мәдинә шәһәре - Мөхәммәд пәйгамбәр җирләнгән урынга экскурсия көтә. Октябрь урталарында Татарстан мөселманнары кире әйләнеп кайта башлый.        

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International