Ял көннәрендә Казанда атка атланып биетү (выездка) һәм конкур кырында каршылыкларны сикереп чыгу буенча ТР Ачык Кубогы узачак

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

27, 28 нче сентябрь көннәрендә “Казан” Халыкара Ат-спорт комплексы территориясендә атка атланып бию күнегүләре ясау, ягъни дрессура һәм конкур кырында каршылыкларны сикереп чыгу ярышлары буенча ТР Ачык Кубогы узачак. Әлеге чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Республиканың ат спорты буенча балалар-үсмерләр мәктәбе оештыра. Мондый чара ат спорты мәктәбе гамәлдә булган дәвердә беренче мәртәбә үткәрелә.

Ярышларда Россиянең Пенза, Ульяновски, Самара, Киров, Оренбург өлкәләре, Коми Республикасы, Удмуртия һәм Татарстаннан 27 команданы тәкъдим итүче 88 спортчы, 90 ат катнашырга заявка биргән. Командалар иң яхшы спортчы һәм атларны – төбәк, Россия һәм халыкара ярышлар призерларын мәйданга чыгара.

Катнашучылар, яңа урынга ияләшер өчен, ярышларны уздыру урынына старт алдыннан бер атна алдан килгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International