Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты башлануга 300 көн кала Казанда стела урнаштырылачак

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

27 нче сентябрь көнне, Казанда узачак Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты старты алдыннан 300 көн калу хөрмәтенә, Бауман урамында вакытны кире санаучы стела ачылачак. Стела урнаштырылачак урын казанлыларга инде таныш – ике ел элек анда Универсиада башланыр алдыннан вакытны кире санаучы стела куелган иде.

Стела ачылышы тантанасы сәгать 11 гә билгеләнгән. Бу көнне ике танылган спортчы 2015 нче елгы Дөнья чемпионаты илчеләре сафына кушылачак: өч тапкыр олимпия чемпионкасы Мария Киселева һәм өч тапкыр олимпия чемпионкасы Светлана Ромашина. Илче статусын Казанның “Большой куш” төркеме лидеры Рөстәм Чанышев та алачак. Казан мэры Илсур Метшин кире санауга старт бирәчәк. Ачылыш программасы бәйрәм концерты белән дәвам итәчәк. Бу хакта "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 2015 нче елның 24 нче июленнән 9 нчы августына кадәр узачак.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International