Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 12 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем. Документлар 2014 елның 26 сентябреннән алып 16 октябренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр. Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган. Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.
2026 елның 1 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлеге җитәкчесе — Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында гражданнарны читтә кабул итү үткәрде.