Грант фонды күләме һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта. 2010 елда грант фонды – 15 млн. сум, җиңүчеләр саны 57 булса, быел конкурсның грант фонды 25 млн. га кадәр җитте, җиңүчеләр саны исә 147 булды.
– Биредә барысы да җиңүчеләр. Быел кемдер грант алмый икән, димәк, тәҗрибә туплый. Ул аны икенче елга барыбер алачак, – диде «ЛУКОЙЛ нефть компаниясе» президенты Вагит Алекперов. Конкурста абсолют җиңүчеләргә яңа музыка кораллары алырга сертификат һәм микроавтобус тапшырылды. Алар – Казан шәһәренең 13 нче номерлы музыка мәктәбе балалар тынлы оркестры һәм Алабуга балалар йорты.
2026 елның 1 апрелендә Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлеге җитәкчесе — Татарстан Республикасы буенча төп федераль инспектор Виктор Демидов Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында гражданнарны читтә кабул итү үткәрде.