1 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлегендә (Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт, тел.: 8(843) 238-77-06) торак-коммуналь өлкә мәсьәләләренә багышланган чара оештырылачак. 13.00 сәгатьтә булачак чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякинның да катнашуы көтелә.