Татарстан синоптиклары һава торышының сизелерлек начараюы хакында кисәтә

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Скандинавиядән Урал итәгенә югары циклон чыгу сәбәпле, 1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана.

Вакыты белән  явым-төшем көтелә: 1 октябрьдә яңгыр, 2-3 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар рәвешендә. Температура көндез 3-8 градус җылы булса, төнлә 2 градуска кадәр төшәчәк.

Төньяк-көнбатыштан искән җил көчәйгәндә секундына 13-18 метрга җитәчәк. 

Башлангыч фаразлар буенча, 4-5 октябрьдә республика территориясендә һава торышы сизелерлек үзгәрми, явым-төшемле салкын һава саклана, дип хәбәр итә буген Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.  

«Татар-информ» 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International