Илебез буенча өлкәннәр ун көнлеге атлый. Төрле чаралар: өлкәннәрне хөрмәтләү, бүләкләр тапшыру, бергәләп чәй эчүләр үтә. Өлкәннәр һәрберсе аерым шәхес – алар арасында зур тормыш тәҗрибәсенә һәм үзенчәлекле язмышка ия кешеләр. Атабай авыл Башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре, авылыбыз фельдшеры һәм Атабай кошчылык ААҖ ярдәмендә 3 октябрь көнне авылыбыз өлкәннәрен чын күңелдән хөрмәтләделәр. “Сезне яклау, көнкүрешегезне яхшырту, чын ярдәм күрсәтү- бугенге көннең мөһим бурычларының берсе” дип сүзен башлады авыл җирлеге башлыгы Л.Халилова. 50 ел бергә гөмер иткән 3 гаиләнедә район башлыгы М.П Афанасьев исеменнән һәм авыл җирлеге исеменнән кайнар котлады.

