Белгечләр Казанда җитештерелгән каймакны сатып алырга киңәш итә

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
8 октябрьдә ТР Кулланучылар берлегендә Татарстан һәм Россиядә җитештерелгән 15 процентлы каймакны дегустацияләү булды. Казанда җитештерелгән каймакка ("Просто молоко" ИК ҖЧҖ) тиңнәр табылмады.

Үрнәкләрне тәмләп карауда сөт продуктларын җитештерүгә катнашы булган  һәм Татарстан кулланучылар берлеге белгечләре катнашты. Дегустациядә җитештерүче-завод вәкилләре дә бар иде. Продукцияне аның үзлекләрен истә тотып тугыз баллы шкала буенча бәяләделәр. Продуктның тышкы күренеше, тәме, консистенциясе, исе һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды.

Беренче урынны "Просто молоко" Идарәче компания" ҖЧҖ җитештергән каймак алды. Икенче урында - "Вимм-биль-дан" ААҖ нән "Веселый молочник" каймагы.  "Эдельвейс-М" Сөт продуктлары комбинаты" ЯАҖ чыгарган каймакка өченче урын бирелде. Дүртенче баскычны "Эдельвейс-М" Сөт продуктлары комбинаты" ЯАҖнән «Простоквашино» каймагы алды.

"Вимм-биль-дан" ААҖ нән «Домик в деревне» продукциясе рейтингтан төшеп калды.

"Илкүләм сыйфат институты" ҖЧҖ директоры Марс Исмәгыйлев сүзләренчә, дегустация нәтиҗәләре озак вакытка иң яхшы продуктны билгеләү өчен канун булып тора алмый. Каймак сыйфаты чималга бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.  

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International