Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Лаеш муниципаль районы
Лаеш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Районнын геральдикасы
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Защита прав потребителей
Муниципаль заказ һәм торглар
Милли проектлар
Район комиссияләре
Профсоюз тормышы
Ситуацион үзәк
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Җәмәгатьчелек советы
Территориаль дәүләт органнары
Район оешмалары
Банклар
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Яшь гаиләләргә торак
Программалар, проектлар, конкурслар
Тематик бүлекләр
Гавами фикер алышу
Файдалы мәгълүмат
Бушлай чаралар
Документлар
Лаеш муниципаль районы башлыгы
Лаеш муниципаль район советы
Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты
Статуслы документлар
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Муниципаль программалар
Матбугат үзәге
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Гражданнар мөрәҗәгате һәм кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьләр тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Бәйләнеш
Кабул итү бүлмәләренең адреслары һәм телефоннары
Телефонный справочник
Муниципаль районнар
Лаеш муниципаль районы
Көз – иң көйсез, ләкин иң мул ел фасылы
2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Көз – иң көйсез ел фасылы. Бер карыйсың, пәрәвезләрен очырып, алтын яфракларны кояш нурларында иркәли, ә бераздан тирә‑якны сагышка салып, үксез баладай елый башлый.
Әле берничә көн элек кенә әбиләр чуагына куанып йөри идек, инде кичә беренче карны да күрергә насыйп булды. Һава торышының шулай уйнаклавы кешеләрне бер чишендерә, бер җылы пәлтәләргә төрендерә. gismeteo.ru сайты күрсәткәнчә, бу атнада һава температурасы 0‑1 градустан да югары күтәрелмәячәк, явым‑төшем дә күзәтелә.
Өеңдә, фатирыңда җылы булса, урамдагы салкын куркытмый инде ул. Казан шәһәренең торак-коммуналь хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр йортларының 99 проценты җылылык белән тәэмин ителгән. Иң беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәктәп яшенә кадәрге балалар һәм мәгариф оешмаларына җылы җибәрелде. Ике атна эчендә 183 мәктәп һәм 306 балалар бакчасына җылылык бирелгән. Мәдәният объектларының барысы да җылытылган, дип белдерделәр Казан шәһәренең торак-коммуналь хезмәтендә.
Ләкин әлегә җылылык урамдагыдан аз гына аерыла торган йортлар да юк түгел. Чистай урамы, 5 нче йортта да җылыны сентябрьнең әле соңгы көнендә генә бирделәр.
Шушы көннәрдә барлык биналарга да җылы биреләчәк, дип вәгъдә иттеләр торак-коммуналь хезмәтендә. Җылылык бирү мәсьәләсендә берәр соравыгыз килеп чыкса, 292-21-02 һәм 292-61-37 номерына шалтыратып сорый аласыз.
Көз, салкыннан качып, өйдә утыра торган чак түгел шул. Бакчаларда эшне төгәлләп, кышка әзерләнергә кирәк. Кишер, бәрәңге, чөгендерләрне келәт-базларда үз урыннары көтә. Быел бәрәңге уңышы яхшы булуга карамастан, аны чери дип зарланучылар да күп. Биектау районы Зур Битаман авылында бакчалары булган Тәнзилә ханым да бәрәңге чери дип зарланды.
– Җиребез комлы, яхшы. Быел яңгырлар да әллә ни күп яумады, югыйсә. Ә бәрәңге чери. Шуңа күрә, черисе череп бетсен дип, базга салмый торабыз, – дип сөйләде ул.
Бакчаларда гына түгел, авыл хуҗалыгы кырларында да эш ахырына якынлашып килә. Бөртекле культураларны урып‑җыю эшләре тәмамланды инде. Хәзер хуҗалыклар шикәр чөгендере, бәрәңге, рапс, кукуруз җыю эшләре белән шөгыльләнә.
http://shahrikazan.com/tt
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
июнь, 2026 ел
СВО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын язачак: Татарстанда «Минем әтием - Батыр» фестивале старт ала
Проект Балаларны яклау көненә багышлана һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен хуплау, гаилә истәлеген саклау һәм балалар иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән.
1
июнь, 2026 ел
Лаеш районының агротехнология сыйныфы Татарстанның агросыйныфлары арасында беренче урын алды
Терлекчеләр сараенда нәтиҗәләрне йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының 25 Октябрь совхозы бистәсе мәктәбе укучылары «Ел өзнелеше» номинациясендә беренче урынны алды.
29
май, 2026 ел
Казан май комбинатының майонезлары сатылышы 27%ка арткан
Казан май комбинаты 2025 ел йомгаклары буенча майонез продукциясе җитештерүне 27%ка — 62,5 мең тоннага кадәр арттырган. Бу категорияне гамәлгә ашыру күләме дә 27%ка артып, 61,8 мең тонна тәшкил иткән.
28
май, 2026 ел
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк балалы татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар эшләүче ата-аналар өчен билгеләнгән яңа түләү рәсмиләштерә алачак. Бу ярдәм чарасына 18 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ике эшләүче ата-ана да (шул исәптән асырап алучылар, опекуннар һәм попечительләр) исәп тота ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз