ТӘҖРИБӘЛЕ МАШИНА ЙӨРТҮЧЕНЕ БИЛГЕЛӘДЕЛӘР

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Казанда йөртү стажы күп булган автосөючеләр арасында йөртү осталыгы республика конкурсы булды.
яхшы йөртүче дип Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Валиуллина табылды. Финал ярышында 44 автосөюче катнашты. Алар җиңел автомобиль белән идарә итүнең практик күнекмәләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Конкурс тәҗрибәле йөртүчеләрне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга катнашырга җәлеп итүгә юнәлтелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International