2015 ел башыннан Казанның үзәк урамнарындагы машина кую урыннары түләүле булачак, дип хәбәр иттеләр бүген журналистларга Татарстан башкаласы мэриясе вәкилләре.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, шәһәрнең үзәк өлешендә түләүле парковкалар "Территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү һәм проект институты" ЯАҖ (Санкт-Петербург) киңәше буенча, шәһәр магистральләренең транспорт үткәрү мөмкинлеген арттырырга тиешле юл хәрәкәтен оештыру комплекслы схемасын эшләү кысаларында кертелә. Сынау проектын эшләтеп җибәрүнең смета бәясе - 36,5 миллион сум. Бер тәүлеккә парковкалардан 3,5 меңгә кадәр кеше файдаланган очракта, проект 3-4 елда үзен аклар дип көтелә. "Төп максат - табыш алу түгел, ә урамнарның автомобильләр үткәрү мөмкинлеген арттыру, транспорт иминлеген тәэмин итү", - дип билгеләп үтте Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков. Спикерлар мәгълүматлары буенча, Россиянең кайбер зур шәһәрләрендә түләүле парковкалар оештыру тәҗрибәсе файдаланыла инде. Мәскәүдән тыш андый парковкалар Екатеринбург, Краснодар, Сочида эшли. Түбән Новгород, Пермь, Белгород, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә түләүле парковкалар ачу буенча эшләр алып барыла. "Белгечләр бәяләвенчә, әлеге шәһәрләрдә түләүле парковкалар проектларын тормышка ашыру хәрәкәт тизлеген 12 процентка арттырган, парковка кагыйдәләрен бозу күләмен уртача 60 процентка һәм түләүле парковка зонасына керүче шәхси транспорт күләмен якынча 25 процентка киметкән", - дигән мәгълүматлар китерде Нигъмәтуллин. Казанда түләүле муниципаль урам парковкалары 2015 елдан эшли башлар дип көтелә. РФ Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килештерелеп, мэриядә 1250 машинага исәпләнгән 27 участок буенча тәкъдимнәр оештырылган. Урам парковкаларында бер урынның бәясе сәгатенә 50 сум тәшкил итәчәк. Өстәвенә, беренче 15 минут бушлай - аванс түләвен башкару өчен нәкъ менә шул кадәр вакыт бирелә. Түләүле муниципаль урам парковкаларында инвалидларның Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләре нигезендә җиһазландырылган автотранспорт чаралары, электромобильләр һәм ашыгыч оператив хезмәт транспорт чаралары гына бушлай калдырыла ала. "Алынган акчалар шәһәр бюджетына барачак һәм оешмаларны финанслау һәм Казанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә тотылачак", - дип ассызыклады Габделхаков. Беренче этапта транспорт чараларын муниципаль парковкада калдырган өчен паркомат аша, банк карталары яки Казан транспорт картасы ярдәмендә түләргә туры киләчәк. Алга таба - кыска номерга SMS-хәбәр, шулай ук мобиль кушымта аша. Әлеге сынау проекты 2015 елның 1 апреленнән тулы куәтендә эшләтә башлау ниятләнгән.