24 ноябрьдән "КАМАЗ"да 4 көнлек эш атнасын кертү ниятләнә. Предприятие генераль директоры Сергей Когогин тиешле боерыкны имзалаган.
"Татар-информ" МА хәбәрчесенә предприятие матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев аңлатып узганча, бу - хезмәт законнары нормалары таләп иткән мәҗбүри чара. "Без автомобильләребез начар сатылган очракка дип, эш коллективын кисәтеп куярга тиеш. Әмма бу "КАМАЗ" дүрт көнлек эш көненә күчә дигән сүз түгел, бар да заказларга бәйле. Бездә мондый боерыклар ел саен була, тик безнең дүрт көнлек эш көне керткәнебез юк".
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча предпряитиедә 28 мең 692 йөк машинасы чыгарылган, бу узган елгыдан 8 процентка кимрәк. Барлыгы 65 миллиард сумнан артык продукция сатылган.
“Татар-информ”