Быел 9 айда Казан бюджеты шәһәр Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан администрацияләнә торган салымга карамаган керемнәре белән 1,7 млрд. сумга тулыланган, диелә җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтында.
Аерым алганда, 756,2 млн.сум күләмендәге керемнәрнең күпчелек өлеше җир участокларын арендага бирүдән кергән, җир участокларын сатудан 376,3 млн. сум керем булган. Моннан кала, ел башыннан шәһәр казнасына муниципаль милекне тормышка сатудан 218,6 млн. сум акча кергән, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
“Татар-информ”