Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентарийларына депутат таныклыкларын тапшырды

2014 елның 10 октябре, җомга
9 октярьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, тантаналы шартларда, республика парламентының халык ышанычлыларына депутат таныклыклары тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Депутат таныклыгы - сайлаучылар алдында бик зур җаваплылык, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул билгеләп үткәнчә, депутатлар корпусының актив эше башланган инде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасын игълан итте. "Бу - дәүләт хакимиятенең барлык органнары таяна торган төп документ", - диде Мөхәммәтшин.

Тиздән бюджет процессы башлана. "Быел республика бюджеты бик киеренке, зур дефицит белән, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - кертелгән санкцияләр вазгыятьне катлауландыра". Әмма уңай мизгелләр дә бар. Бәлки федераль үзәк белән бергә илнең авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен күбрәк акча биреп булыр, дип өмет баглады Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, авылны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк, дигән фикердә. "Бер яктан, бу - азык-төлек куркынычсызлыгы проблемаларын хәл итү, икенче яктан, - авыл тормышын, уникаль мәдәни һәм рухи гореф-гадәтләрне саклап калу", - дип ассызыклады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин  депутатларын республиканың югары закон чыгару органына сайлану белән тагын бер тапкыр котлады, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.        

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  


«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International