"Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында «Язылган өчен iPad» конкурсын үткәрү турында игълан итте. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең ким дигәндә өч басмасына язылырга, почта аша, йә VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон акчасы, банк аша акча күчереп түләргә кирәк.
Язылу абоненментының күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен почта белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрү сорала. Конвертта "Абунәчеләр конкурсы" дип язарга, элемтә өчен телефон һәм язылучының исемен куярга онытмагыз. Шулай ук podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә дә мөмкин.
Бәйге 2014 елның 10 октябреннән 31 декабренә кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләр 2015 елның 5 февраленнән дә соңга калмыйча чыгарылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 10 марттан да соңгы калмыйча тапшырылыр дип вәгъдә итә оештыручылар.
Төп бүләк - Apple iPad Air 64 Gb. Конкурсның өстәмә бүләге - Samsung фотоаппараты. Тагын канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы рәвешендә кызыксындыру бүләге дә булачак, дип хәбәр итә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.
Конкурс турындагы нигезләмәләрне tatmedia.ru сайтында табарга мөмкин.