Урман министрлыгы заказы буенча Лаешның 3 нче гомумбелем бирү мәктәбе укучылары “Лаеш урманчылыгы“ ДКУ белән бергә имән чикләвеге җыюда катнаштылар. Соңгы еллар эчендә мондый акция беренче тапкыр үткәрелде. Укучылар Татарстанның имән урманнарын яңарту өчен 300 килограммга якын утырту материалы җыйдылар.

Людмила Никифорова