Бу көннәрдә “Лаеш районының этник традицияләре“ экскурсия программасы кысаларында безнең районга Яшел Үзәннең 14нче мәктәбе укытучылары килде.
Кунаклар Никольский, Атабай, Ташкирмән һәм Сокуры авылларында булдылар. Алар җирле гореф-гадәтләр, татар һәм рус халыклары мәдәнияте белән таныштылар. Педагоглар өйләренә Лаеш җирендә булудан бик уңай тәэсирләр алып кайтып киттеләр.