Агымдагы елда Татарстанда яшәүчеләрнең 12 проценты коррупция очраклары белән очрашкан. Аларның 64,7 проценты үз проблемасын ришвәт бирү юлы белән хәл иткән. Әлеге сан беренче карашка шактый югары булып тоелса да, бу – узган ел белән чагыштырганда 4,5 процентка кимрәк.
Татарстанда коррупциягә каршы көрәш туктамый. Әлеге афәтне җиңү өчен коррупция белән бәйле җинаятьләр кылган рәсми затларны ачыклау гына җитми. Беренче чиратта, “ришвәт ярдәмендә проблемаларны хәл итеп була” дип уйларга күнеккән халыкның үзаңын үзгәртү кирәк.
Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә күз салсак, бүгенге көндә республикада “көндәлек” коррупция очракларының аеруча еш очравын күрәбез. Шунысы сөенечле, әлеге очраклар елдан-ел кими бара.
Мәсәлән, 2014 елда Татарстанда гомер итүчеләрнең 12 проценты гына коррупция белән очрашкан. Бу 2013 ел белән чагыштырганда якынча 4 процентка азрак. Хәер, аларның күбесе коррупция белән бәйле әлеге проблеманы полициягә хәбәр итү юлы белән түгел, ә ришвәт бирү аша хәл итүне өстенрәк күрә икән. Быел андыйлар саны 64,7 процентны тәшкил иткән.
Бактың исә, күпләр вазифаи затка ришвәт биреп, аның ышанычын яуларга тырыша икән. Шулай дип уйлаучылар 2014 елда ришвәт биргән барча халыкның 33,2 процентын тәшкил итә. Икенче берәүләрнең нинди дә булса проблемаларны закон нигезендә хәл итәргә вакыты юк. Шуңа күрә алар ришвәт биреп “котыла” да инде. Кызганыч, коррупция белән яхшы таныш татарстанлылар арасында үз гамәлләрен шактый субъектив юл белән аңлатучылар да юк түгел.
- Бүгенге көндә ришвәт бирмичә бер проблеманы да хәл итеп булмый. Бөтен кеше шулай эшли. Әгәр дә акчаң юк икән, берәр бүләк булса да кыстырып бар, - дип киңәш биргән иде миңа бер танышым. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, нәкъ менә әлеге танышым кебек фикер йөртүчеләр саны Татарстанда якынча 22,7 процент тәшкил итә.
Бүләкләр дигәннән, вазифаи затларның күңелен шулар ярдәмендә яуларга тырышучылар һаман да шактый күп. Халык түрәләргә бүләк ясаудан баш тартырга җыенмый. Мәсәлән, 2014 елда татарстанлыларның 56 проценты рәсми затларга төрле бүләкләр биргән. Кәнфит һәм исерткеч эчемлек салынган пакет һаман да популяр санала. Хәер, соңгы вакытта төрле бүләк сертификатлары тапшыручылар саны да шактый арткан һәм якынча 30,5 процентка җиткән. Иң сәер бүләк исә - ресторанга чакыру.
Шунысы сөенечле: соңгы вакытта Татарстанда ришвәт бирүдән баш тартучылар саны да артуга таба бара. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарстанлыларның һәр өченчесе (35,3 процент) коррупция белән бәйле вәзгыятькә эләккәч, ришвәт бирүдән баш тарткан. Күпләр әлеге карарларын “проблеманы законлы юл белән дә хәл итеп була бит” дип аңлаткан. Шул ук вакытта “беркайчан да ришвәт биргәнем юк” дип җавап бирүчеләр дә очраган. Ә менә ришвәтчелек өчен җинаять җаваплылыгыннан куркучылар саны исә шактый аз – бүгенге көндә нибары 6,4 процент кына тәшкил итә.