Казан Россия шәһәрләренең экологик үсеш рейтингында 16 нчы урынны алды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Казан 2013 елгы Россия шәһәрләренең экологик үсеш рейтингында 16 нчы урынны алды. Шул ук вакытта Татарстан башкаласы рейтингта 17 урындагы Ижауны узып, 15 урындагы Санкт-Петербург белән күрше булды, дип хәбәр итә РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы.

Россия шәһәрләренең камилләштерелгән рейтингы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан бөтен дөньядагы тиңдәшләрне истә тотып төзелгән. Яңа исемлектә күрсәткечләр составы киңәйтелгән, билгеләмәләр аныкланган һәм Севастополь һәм Кырым шәһәрләре кертелгән. Рейтингта субъектлар башкаласы саналган 87 шәһәр бар. Шәһәрләр рейтингында һава, су куллану һәм су сыйфаты, территорияләрдән файдалану, әйләнә-тирә мохиткә йогынты белән идарә итү, калдыклар әйләнеше, транспорт һәм энергия куллану кебек күрсәткечләр истә тотылган.

Шулай ук Татарстан башкаласының  әйдәп баручы шәһәрләр рейтингына су куллану һәм су сыйфаты күрсәткечләре категориясе буенча эләккәнен дә әйтергә кирәк.

Россиянең иң экологик шәһәрләре бишлегенә Уфа, Саранск, Вологда, Мәскәү, Воронеж һәм Краснодар кергән.   


«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International