Ана капиталы программасын 2017 елга кадәр озайту турында сүз бармый, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министрлыгындагы чыганак. Аның сүзләренә караганда, бу законга үзәреш кертүне таләп итә, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Чыганак мәгълүматларына караганда, әлегә бала 2016 елда туып, аның ата-анасы ана капиталын алырга 2017 елда гына мөрәҗәгать итә икән, аларга акча биреләчәк, дип кенә әйтеп була.
“2016 ел ахырына кадәр алынган сертификатлар буенча түләүләр алдагы елларда да дәвам иттереләчәк”, - диде чыганак.
Элегрәк РФ вице-премьеры Ольга Голодец ана капиталы программасы 2017 елга кадәр озайтылачак, дип белдергән иде.