Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Лаеш районы прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Йолдыз» ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.
Тикшерү барышында хезмәт хакының күмәк килешү белән күрсәтелгән срокларны бозып, айга бер тапкыр түләнүе, отпускларга түләүнең срокларны бозып үткәрелүе (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе), шулай ук хезмәт килешүе туктатылган чакта хезмәткәргә эштән азат ителгән көнендә түләнергә тиешле барлык суммаларның түләү сроклары бозылуы (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе).
Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә, түләнми дә (РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсе).
Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар 25 сентябрьгә якынча 2,3 миллион сумны тәшкил иткән.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 67 нче маддәсенә каршы килеп, аерым алган хезмәткәрләр белән язмача хезмәт килешүләре төзелмәгән. Барлык эшчеләргә дә хезмәт кенәгәләре алып барылмый. РФ Хезмәт Кодексының 126 нчы маддәсенә каршы хезмәткәрләргә отпусклар тиешле чират буенча бирелеп бармый. Аларны акчалата компенсация белән алыштыру гамәлдә.
Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Арча шәһәре прокуратурасында карала.