Татарстанда 14734 кеше мәшгульлек үзәкләрендә эшсез буларак теркәлгән

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
  Бүгенге көндә Татарстанда 14734  кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 8 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә  кадәр булган   хисап атнасында 636 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, 85 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү өлкәсеннән эштән киткән.  Теркәлгән эшсезләр саны исә узган атна күрсәткечләре белән чагыштырганда 78 кешегә кимегән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International