Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны туктатыйк

2014 елның 17 октябре, җомга

Юллардагы хәлне тотрыклыландыру, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юлларда кешеләр үлемен булдырмау максатыннан Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре районда яшәүчеләргә хезмәттәшлек итү турында үтенеч белән мөрәҗәгать  итәләр.

Әгәр сез автотранспорт чарасы руле артында алкоголь яки наркотик кулланган кеше утыруын күрсәгез, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылуга тап булсагыз, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итегез: 8 (84378) 2-55-41, 2-912-932 яки 2-91-2002. Бәлки сез моның белән үзегезгә якын һәм кадерле кешеләрнең тормышын саклап калырсыз.

 

Людмила Никифорова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International