Дәүләт хезмәтләре порталының популярлыгы артаТорак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен интернет аша түләүнең уңайлыгын елдан-ел күбрәк кеше тоя. Сентябрь аенда гына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша 84,5 миллион сумлык 26 мең түләү башкарылган. Узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк.
Заманча технологияләр, гомумән, тормышыбызны уңайлырак итте. Хәзерге вакытта дәүләт порталы аша электр энергиясе, җылылык, газ, фатирның сигнализациясе, өй телефоны һәм телевидение, эре интернет-провайдерлар хезмәте өчен өйдән дә чыкмыйча түләргә була.
Төрле түләүләрне башкарудан кала счетчиклар күрсәткечләрен кертергә һәм аларның билгеләнгән вакыт аралыгында үзгәрү динамикасын карап барырга, исәп-фактураларын һәм түләү тарихларын күзәтергә мөмкин. Бу вакыт һәм көчләрне бушка сарыф итмәскә ярдәм итә.
Шулай ук хезмәтләр өчен смартфон һәм планшеттан да үзеңә уңайлы урында түләргә була. “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасын AppStore һәм PlayMarket кибетләреннән бушлай күчереп алырга мөмкин.