Шушы көннәрдә “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” төбәк бүлеге һәм “Дебатлар республикасы” Татарстан белем бирү-дискуссияләр үзәге активистлары арасында дебатлар узды.
Аларда каралган тема Татарстан өчен быелның апреленнән үк аерым әһәмияткә ия. Нәкъ шул вакытта яшь гвардиячеләр тонусны күтәрә торган аз күләмле алкоголь эчемлекләрне, төрле алкогольле коктейльләрне сатуны тыю максатыннан пикетка чыкты. Шунысын да билгеләп узу кирәк: Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе әлеге инициативаны хуплап чыга. Хәзерге вакытта законопроектны кабул итү өчен Татарстан Дәүләт Советына тиешле документлар әзерләнә.

Дебатларда студентлар һәм эшче яшьләр катнашты. Әлеге эчемлекләрне сатуны тыю темасы катнашучыларда да, күзәтүчеләрдә дә зур кызыксыну уятты. Тонусны күтәрә торган аз күләмле алкоголь эчемлекләрнең барлыкка килү тарихын, аларның кеше организмына китерә торган зыяныннан кала, әлеге темага карата төрле фикерләр дә яңгырады. Әлбәттә, аларның зыянын, аларны сатуны тыюның мөһимлеген тану шактый авыр булды. Моннан тыш, катнашучылар әлеге товар сатуны тыю нинди тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге турында да сөйләште. Мәсәлән, кайбер яшьләр әлеге эчемлекләр урынына көчлерәк алкоголь эчемлекләре куллана башларга мөмкин.
Шулай да, дебатларларда катнашучылар мондый төр эчемлекләрне сатуны, чыннан да, тыярга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА