Туганлык булмаган мөнәсәбәтләр

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Быел май азагында Олы Кабанда яшәүче 87 яшьлек хатын төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Соңрак ул ярдәм сорап полициягә бара.

Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең оныгы, 32 яшьлек Комаров әбисен һәм әтисен бер генә кыйнамаган. Суд булуны көткән арада ул үзен үстергән олы яшьтәге хатынны тагын кыйный. Гаепләнүче ике елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән.

Шуңа охшаш очрак бу көннәрдә Столбищеда да булган. Улы үзенең 83 яшьлек әнисен кыйнаган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

 

Денис Кукарин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International