23-27 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы, температура 7-10 градус салкын булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
23-25 октябрьдә республика территориясендә кар явачак. Урыны белән буран булуы ихтимал, төньяк-көнбатыштан 13-18 м/с тизлектә җил. Төнлә 6-11 градус салкын, аязганда 15 градуска кадәр, 25 октябрьдә хәтта 18 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез температура 4-10 градус салкын, юлларда - бозлавык.
26-27 октябрьдә республика территориясендә аномаль салкын һава саклана, явым-төшем көтелми.
«Татар-информ»