ДОКУМЕНТЛАР УРЛЫЙЛАР

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Соңгы вакытта авыл җирлекләре башкарма
комитетлары биналарыннан мөлкәт урлау очраклары ешайды. Явыз ниятлеләрне акча,нотариаль штамплар, печатьләр, оргтехника
һәм документлар кызыксындыра. Шул исәптән туу, үлү, никах теркәү, ата булуны билгеләү турында таныклык бланклары.
Лаеш районында мондый очраклар теркәлмәгән.Шуңа да карамастан, Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны уяурак булырга, башкарма комитет урнашкан урын, аның эш режимы белән кызыксынучы таныш түгел кешеләргә игътибар итәргә чакыра.
 

Денис Кукарин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International