Ел башыннан алып гражданнардан 18 680 мөрәҗәгать булган, шуларның 12 040 ы уңай хәл ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белдерде.
Искәртеп узабыз: "Халык контроле" системасы 2012 елның апреленнән эшли башлады, шул чордан бирле татарстанлылардан 31 211 мөрәҗәгать килгән, шуларның 21 134 е уңай хәл ителгән, - бу 68 проценты дигән сүз. Быел системага килгән мөрәҗәгатьләр гомум санның 60 процентын тәшкил итә.
“Халык арасында бу система белән кызыксынучылар арта. Гражданнар эш нәтиҗәсен күрә һәм системага мөрәҗәгать итүчеләр саны арта”, - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.
Хәзер агымдагы елда килгән мөрәҗәгатьләрнең 65 проценты хәл ителгән. Моннан тыш, аларның 24 проценты (4580) якындагы көннәрдә карау планлаштырылган, 7 проценты буенча нигезле рәвештә баш тарту, 4 проценты буенча бүген эш алып барыла. “Хәл ителгән мәсьәләләр саны артуы күзәтелә”, - дип билгеләп үтте омбудсмен.
Быел казанлылардан 10 мең чамасы мөрәҗәгать булган, шуларның 6023 е хәл ителгән.