Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Республика буенча урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Кайбер районнарда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 1-6 градус җылы көтелә. Татарстанның төньяк-көнбатыш районнарында - иң җылы, ә көньяк-көнчыгышта иң салкын һава торышы булыр дип фаразлана.
Төнлә Казанда 0-2, көндез 4-6 градус җылы булачак. Яңгыр явуы ихтимал.
30 октябрьгә каршы төндә республикада аязучан болытлы һава, урыны белән яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Термометр баганалары 1 градус салкынны күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
«Татар-информ»