Электр исәп-хисап приборлары өчен җәйге вакытны озайталар

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

 РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы күп тарифлы исәп-хисап приборлары буенча электр энергиясе бәясен исәпләү өчен җәйге вакытны озайту турындагы карарны Хөкүмәт каравына тапшырды.

“Җомга көнне Икътисад үсеше министрлыгы, Энергетика министрлыгы һәм Тарифлар буенча федераль хезмәт вәкилләре катнашында киңәшмәдә карар проекты тексты расланды, - дип белдерде төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис. – Иң мөһиме - кулланучылар электр исәп-хисап приборларын яңадан программалаштырган өчен түләргә тиеш түгел”.

Әле приборлар күрсәткечләрен закон буенча күчерәләр, гражданнар яңадан программалаштыру өчен белгеч чакырта ала. Карар проекты буенча, компания белгече хисап приборын заявка бирелгәннән соң, ай дәвамында яңадан программалаштырырга тиеш.

Дәүләт Думасының энергетика комитеты депутатлары Андрей Крутов һәм Иван Грачев бу уңайдан Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иттеләр. Бу депутатларның элеккеге исәпләүләре буенча 26 октябрь төнендә кышкы вакытка күчү, россиялеләргә, ким дигәндә, 15-20 млрд сумга төшәчәк.

Бүген “Известия” белдергәнчә, карар ноябрьдә имзаланачак, әмма, 26 октябрьдән, ягъни Россия кышкы вакытка күчкән көннән үз көченә керә.


«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International