Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 1992 нче елның 19 нчы февраленнән №1448-XII нче Законы нигезендә республикабызда 6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган ял көне була.
Ял һәм бәйрәм көннәрен хезмәткәрләр тарафыннан рациональ куллану максатыннан РФ Хөкүмәтенең 2013 нче елның 28 нче маеннан 444 нче номерлы “2014 нче елда ял көннәрен күчерү турында” Карары нигезендә 24 нче февральдәге ял көне (23 нче февраль – эшләми торган бәйрәм көннең якшәмбегә туры килүе сәбәпле) 3 ноябрь – дүшәмбегә күчерелә.
Шулай итеп, 2014 нче елның ноябрендә Татарстан Республикасында биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче хезмәткәрләре өчен 1,2,3,4,6,8 һәм 9 нчы ноябрь ял көннәре булачак. 5 һәм 7 нче ноябрь – эш көне була.