Агымдагы елның 21 нче октябреннән “Элемтә турында” Федераль законның абонентларга реклама характерындагы смс-хәбәрләр юллауга чик куюга юнәлдерелгән үзгәрешләре үз көченә керде. Шул рәвешле, хәзер смс-хәбәрләр абонент ризалыгы белән генә җибәрелә ала. Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында шушы темага багышланган матбугат конференциясе узды.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Биктимеров әйтүенчә, әгәр дә кәрәзле элемтә операторы абонент ризалыгын алуны исбатлый алмаса, смс-хәбәр тарату законлы булмаячак. Хакимияттән хәбәрләр һәм гадәттән тыш хәлләр турында кисәтүләр бу очракта искәрмә санала.
Смс-хәбәр юллау абоненты хат таратуга рөхсәт иткән кәрәзле элемтә операторы белән рәсмиләштерелгән килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. Смс юллауга заказ бирүче операторга хатларның эчтәлеге һәм күләме турында мәгълүмат бирергә мәҗбүр булачак. Моннан тыш, федераль номерлардан килгән смс-хәбәрләр юллау да тыела: кабул итүче җибәрүченең номерын һәм латин хәрефләре һәм саннары рәвешендә язылган оешма исемен күрә алачак.
Тагын бер яңалык – абонент конкрет номердан смс-хәбәр таратуны туктату таләбе белән кәрәзле элемтә операторына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
“2014 нче елның 9 ае эчендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә абонентлар ризалыгыннан тыш килеп ирешкән смс-спамнарның 1 меңләп очрагы буенча гражданнар шикаятьләре белән 898 гариза килеп иреште. Әлбәттә, чынлыкта исә, бу смс-спамнарның күләме күпкә артык”, - дип белдерде Руслан Биктимеров.
Аның сүзләренә караганда, гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча, “Реклама турында” Федераль законның 18 нче маддәсенең 1 нче өлеше бозылу билгеләре буенча 466 эш ачылган – бу реклама турындагы закон бозылу билгеләре буенча кузгатылган барлык эшләрнең гомуми санының 86,7 проценты дәрәҗәсендә. Чагыштыру өчен, 2013 нче елда санкцияләнмәгән смс-тарату буенча барлыгы 20 эш кузгатылган булган. 58 очракта Татарстанның Монополиягә каршы идарәсе закон бозылу фактларын тану турында карар чыгарган. 22 очракт буенча эш туктатып торыла, 28 очракта эшне карау бөтенләй туктатылган. Калган 358 эш карау стадиясендә.
Элемтә турындагы законга төзәтмәләр кертү белән бәйле рәвештә, санкцияләнмәгән смс-хәбәрләргә карата монополиягә каршы органга гаризалар бирү процедурасы үзгәргән.
“Хәзер реклама характерындагы смс-хәбәр алганда, абонентка, беренче чиратта, билгеле бер номердан смс килүне туктату таләбе белән кәрәзле элемтә операторына мөрәҗәгать итү зарур. Әгәр шул ук номердан абонентка смс кабаттан килсә, монополиягә каршы органга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада смсның нинди номердан җибәрелүен һәм нинди номерга килүен, кабул ителү вакытын, аның эчтәлеген күрсәтү шарт”, - дип аңлатты Руслан Биктимеров.
Моннан тыш, гаризага смс җибәрүне туктату үтенече белән кәрәзле элемтә операторына мөрәҗәгатьне раслаучы документларның күчерелмә нөсхәләрен тапшыру зарур, шулай ук мөрәҗәгатьтән соң да смс-хәбәр килү дәвам иткәнен раслау кирәк.
Монополиягә каршы органнарның килеп ирешкән смсларның эчтәлегеннән хәбәрдарлыгына ризалык бирү зарур. Аның эчтәлеге болайрак булырга тиеш: Мин, (ФИО, паспорт номерын һәм сериясен күрсәтергә), Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең смс-хәбәрләр турындагы мәгълүматны белүенә, нинди номердан һәм кайсы номерга җибәрелүе (кәрәзле элемтә операторы исемен күрсәтеп) турындагы мәгълүматны белүенә ризалык бирәм.
Татарстанның Монополиягә каршы идарәсе гражданнарны төрле килешүләр имзалаганда, анкеталар тутырганда, инфоматлардан файдаланганда игътибарлы булырга өнди. Кагыйдә буларак, мобиль телефон номеры күрсәтелгән очраклардан соң, смс-спамнар саны арта.
Электрон почтага килеп ирешкән смс-хәбәрләр шулай ук закон бозуга керә. Бу фактлар турында www.fasrt.ru сайтында хәбәр итәргә мөмкин.
“Татар-информ”