Имәнкискә авылы хәбәрләре

2014 елның 7 ноябре, җомга

Имәнкискә урта мәктәбе китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова V халыкара “Белем җәүһәрләре“ интернет-проектлар конкурсы дипломанты булды. Ул “Нигез ташым“ һәм “Халкым минем“ номинацияләрендә шул тәртиптә икенче һәм өченче урыннар алды. Кәүсәрия Гаяз кызының “Дустым китап“ сайты эчтәлекле һәм эшләр өчен уңайлы дип танылды. Җиңүчеләрне бүләкләү Г.Камал исемендәге театрның кече залында үтте.

 

Редактор


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International