"Мураками" төркеме "Татар-информ" агентлыгы студиясендә 10 еллык иҗат нәтиҗәләрен чыгарачак

2014 елның 7 ноябре, җомга

Дүшәмбе, 10 ноябрь көнне,  сәгать 12.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы студиясендә составында Диләрә Ваһапова һәм Карина Кильдеева булган "Мураками" төркеме катнашында матбугат конференциясе узачак. Чара төркем оешуга 10 ел тулуга багышлана.

Кунаклар Казанда булачак концерттан соң ни өчен төркемнең составын үзгәртергә теләүләре хакында сөйләячәк. Шулай ук Диләрә Ваһапова "Голос" проектында катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашыр дип көтелә. "Мураками" үзенең 10 еллык иҗат эшенә нәтиҗәләр чыгарып, киләчәккә планнары хакында бәян итәчәк.

Матбугат конференциясенә pr@tatar-inform.ru. адресы буенча аккредитация узарга мөмкин.

Искәртеп узабыз: төркемнең Казандагы концерты 4 декабрь көнне була.      

«Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International