БАЛ БӘЙРӘМЕ

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Державинода бал бәйрәме узды. Бу чараны оештыручы – күп еллык стажы булган умартачы Камил Сөнгатуллин.
Быел аның продукциясе юкә балының тәм сыйфатлары буенча Россиядә икенче урын алды. Ба бәйрәменә Татарстан һәм күрше республикалар умартачылары чакырылган иде. Түгәрәк өстәл артында алар төрле сораулар буенча фикер алыштылар, үз тәҗрибәләре һәм казанышлары белән уртаклаштылар. Бал продукциясе күргәзмәсе һәм сату, кунаклар өчен чәй табыны оештырылды. Татарстан артистлары катнашындагы концерт бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләрен күтәрде.
 

 


Денис Кукарин


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International