Мәктәп укучыларын начар сүзләр сөйләмәскә өйрәттеләр

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Лаешның махсус интернат-мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханә "Ставим условие, долой сквернословие" дип аталучы мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.
 
–Соңгы дистә елларда безгә килгән мәдәни фаҗиганең бер билгесе – начар сүзләр әйтү, – дип саный Лаеш үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Надежда Борзунина. – Элегрәк, сүгенү сүзләре җинаятьчеләр,эчкечеләр һәм башка түбән-
леккә төшкән затларга хас булган тел иде. Хәзер исә ул җәмгыятьнең барлык социаль һәм яшь катлауларына тирәнрәк кереп бара.
сөйләм культурасы Мәктәп укучыларын начар сүзләр сөйләмәскә өйрәттеләр
Лаешның махсус интернат-мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханә "Ставим условие, долой сквернословие" дип аталучы мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.Балалар "Игелек агачы"ы утыртты. Ә ул нык һәм сәламәт булып "үссен" өчен, алар кәгазь битләренә яхшы, матур сүзләр язып, ботакларына эләктереп куйдылар. Соңыннан балалар "Без зла смотри на
мирозданье, а взглядом разума, добра, любви" викторинасында катнаштылар.Чараның азагында һәркем бүләккә сөйләм этикеты
нормалары турында белешмә алды.
 

 

 

Денис Кукарин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International