КОМЛЫ КОВАЛИДА ӨЧ МАШИНА КАТНАШЫНДА ҮЛЕМГӘ КИТЕРГӘН ЮЛ-ТРАНСПОРТ ҺӘЛАКӘТЕ БУЛГАН

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Беренче мәгълүматлар буенча, авария гаепчесе 34 яшьлек "Шевроле Ланос" йөртүче хатын-кыз була.Ул каршы хәрәкәт ягына чыгып, "Хонда Джаз" автомобиле белән бәрелешкән. Икенче машина руле артында да 1960 елгы хатын-кыз була. Бәрелү шундый көчле була ки, икенче автомобиль янәшәдән узучы "ВАЗ-2109" машинасына бәрелә. "Девятка"йөртүчесе җиңелчә курку һәм машинасының бераз зыян күрүе белән котыла. Хонда хуҗасының куркынычсызлык мендәрләре эшләүгә дә карамастан,бәрелү шактый нык була, хатын-кызны ашыгыч ярдәм алып китә. Авария гаепчесе үзе исә алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә.
 

Редактор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International