Безнең атлет Европаның Кече кубогын алып кайтты

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Италиядә атлетик фитнес буенча Европа Кече кубогына ярышлар булды. Россия җыелма командасын Европа чемпионатының гамәлдәге чемпионнары һәм призерлары тәкъдим итте. Алар арасында безнең якташыбыз Никита Комаров та бар иде. Көндәшлек югары дәрәҗәдә булуга карамастан, ул 185 см һәм аннан биегрәк категориядә Кубок җиңүчесе булды. Алда безнең  атлетны “Мистер Вселенная“ ярышларында катнашу көтә. Алар ноябрь ахырында Гамбургта узачак.

 

Партиянең туган көнендә гражданнар кабул итәчәкләр

“Бердәм Россия“ партиясенең туган көнендә партиянең Лаеш бүлекчәсе башкарма комитеты 10нан 17 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгать кабул итүе пунктында һәм авыл җирлеге башкарма комитетларында гражданнар кабул итү оештыра.

Белешмәләр өчен телефон: 2-48-14

 

Редактор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International