Концертны бар авыл карады

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

“Дружба“ спорт-күңел ачу комплексы залында алма төшәр урын да юк иде, барысы да сыймады да. Әмма кешеләр зарланмады, чөнки җирле артистларның әниләргә багышланган чыгышлары яхшы эшләнгән һәм чын күңелдән иде. 

 

Сәхнәгә беренче булып “Золотой ключик“ балалар бакчасының өлкән төркем балалары чыкты. Пластика һәм бию студиясенә йөрүчеләр көчле алкышларга лаек булды. Валентина Гаврилова үзе язган шигырен укыды. “Сударушка“ фольклор ансамбле һәм концертта катнашучы башкалар чыгышы соклану уятты.

 

Редактор

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International