“Туган телле ,туган җирле булыйк” исемле әдәби чара.

2014 елның 6 декабре, шимбә

Сәнгать елы уңаеннан Имәнкискә гомуми урта белем мәктәбендә “Туган телле ,туган җирле булыйк” исемле әдәби чара үткәрелде.

Туган мәктәбенә кунак булып авылдашыбыз,педагогия фәннәре кандидаты,Казан дәүләт мәдәният университеты доценты, күп мәртәбәләр “Халыкара татар җыры фестивале” җиңүчесе җырчы АСЫЛЪЯРның кайтуы безнең өчен горурлык, мәртәбә булды. Сөйләменең төгәл,урынлы булуы,зәвык белән киенүе, моңлы тавышы белән Алсу барыбызда да соклану хисләре уятты.Ул очрашуга әнисе, татар теле укытучысы Руния Зәйнетдинова белән килгән иде. Әнисенә карата әйтелгән җылы сүзләр, бирелгән сорауларга урынлы җаваплар, уңышлы җырлар аша җырчы үзенең гадилеген,тырышлыгын,миллилеген тагын бер тапкыр раслады. Җырчы АСЫЛЪЯРга киләчәктә уңышлар гына юлдаш булсын дигән изге теләктә калабыз.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International