Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе тәмамлануга ике көн калды

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
10 декабрь - "IT-чемпион" бәйгесендә түләүләр өчен баллар өстәлүнең соңгы көне.

Балл саны буенча республикакүләмендә Карпов исемендәге лицей (Яшел Үзән районы, Осиновы бистәсе) укучысы алда бара. Ул 8200 дән артык балл җыйган.

«Иң актив мәктәп» номинациясендә республиканың 93% мәктәбе катнаша. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәм муниципаль районнан актив мәктәп интерактив җиһаз белән бүләкләнәячәк. Шулай ук республика күләмендә иң күп балл җыючы 3 мәктәп мобиль класслар белән җиһазланачак.

Конкурста Теләче, Балтач, Саба, Арча һәм Мөслим районы укучылары активн катнаша.

 Җиңүчеләрнең бүләкләү тантанасы 23 декабрьдә казан ИТ-паркында узачак.



ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International