Петардалар һәм фейерверклар аттырганда иминлек таләпләрен бозу бәхетсезлек очрагы яки янгын сәбәбе булуы мөмкин. Шуңа күрә яңа ел күңел ачулары өчен махсус җиһазландырылган урыннар билгеләнгән.
Татар Янтыгы – сабантуй урыны; Атабай – сабантуй урыны; Татар Сараланы – Татарстан урамы, авыл мәдәният йорты артында; Ташкирмән – яр буе зонасында, түбәнлектә; Макаровка – яр буе зонасында; Кече Елга – зираттан Полянка ягына таба 300 метр ераклыкта; Шуран - торак пункттан суэтем башнясы ягына таба 300 метр ераклыкта; Полянка - торак пункттан Имәнкискә авылы ягына таба 300 метр ераклыкта; Лаеш 26 Партсъезд урамы буенча спорт мәйданчыгы; Имәнкискә – Полянка ягына таба 300 метр ераклыкта; Чирпы – Брысса елгасы ягына таба 300 метр ераклыкта; Меретяк - авылдан чыгу ягында 300 метр ераклыкта; Урта Девятово – Камышевская урамы, сул яктан басу; Емельяново - елга аркылы күпер янындагы басу; Смолдеярово - Чирпы һәм Смолдеярово арасындагы басу; 25 Октябрь исемендәге поселок – Центральная урамы (үзәк мәйдан); Александровка – авыл мәдәният йорты янында; Державино – Агайбаш урамы (49 нчы йорт артында); Хәерби - футбол кыры; Нармонка – Низовая һәм Центральная урамнары кисешкән урын, сабантуй үткәрү урыны; Орел - Строительная урамы; Пәрәү - авылдан чыкканда 300 метр ераклыкта (торак пунктның көньяк-көнчыгыш ягында).
Башка урыннарда фейерверклар аттыру киңәш ителми.